Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Уйларым язларга ургыла...

У Й Л А Р Ы М  Я З Л А Р Г А  У Р Г Ы Л А “

(Дуртөйле шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Фәнис

Сәлих улы Рәхмәтуллинның иҗат кичәсе)

 

 

А.б.                                Алтын көз, яфраклар яңгыры

                                      Урманда келәмнәр тукыла.

                                       Күңелдә моңсу көй яңгырый, 

                                       Уйларым язларга омтыла.

А.б.                                Яз җитсә уяна җиребез,

                                       Дөньяда яшәүгә туй була.

                                       Гүзәллек булса да алтын көз,

                                       Уйларым язларга ургыла.

                        

Музыка.

А.б.       Хәерле көн, хөрмәтле китап укучы дуслар!

А.б.       Исәнмесез, кадерле кунаклар, шигърият сөючеләр!

 

 

 

 

А.б.       Бүген бездә, бөтен гомерен җир асты        байлыгы- “кара алтын” чыгаруга багышлаган, Башкортостан республикасының атказанган, Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе, “Әнкәемә”, “Онытмагыз әнкәйләрне”, “Дусларыма”, “Дусларым истәлегенә”, “Яшәү – могҗиза”, “Уйларым язларга ургыла” исемле китапларның авторы, шагыйрь Фәнис Сәлих улы Рәхмәтуллинның иҗат кичәсе.

А.б.        Хөрмәтле Фәнис абый! Түргә рәхим итегез!

А.б.              Ихатада язгы буран уйный,

                     Күрәсең ул кышны озата.

                     Тормыш юлларымны тагын буйлыйм,

                      Хәтеремне буран уята.

А.б.               Тормыш юлым туган якта үтте,

                      Балачагым,уку һәм эшем.

                      Киткән чакта туган ягым көтте

                      Аергысыз бер вак өлешен.

А.б.                Гаиләмне туган якта кордым,

                       Балаларым монда үстеләр,

                       Бар яклап та мин бәхетле, уңдым,

                        Дусларым күп, яхшы күршеләр.

А.Б.                Мин яратам гүзәл туган якны,

                        Табигатькә карап сокланам.

                        Туган ягым, истәлекләр якты,

                        Сиңа яшьнәү теләп бер балаң.

А.б.           Хөрмәтле Фәнис абый! Сезне юбилеегыз белән котлап, безнең күршеләр, иң нәни китап укучыларыбыз – 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кергән. Сүзне аларга бирәбез.

                              

А.б.           Яшәешен бүгенге көндә Дүртөйле шәһәрендә кичергән, шигърияткә, җыр-моңга гашыйк Фәнис Сәлих улы талантларга бай Илеш районының соклангыч тәбигать куенына сыенып утырган Югары Манчар авылыннан.

А.б.          Туган авылында башлангыч классларны, күрше авылда   урта мәктәпне бары тик “бишле” билгеләренә генә тәмамлаган Фәнис абый Уфа нефть институтына укырга керә, белем алуга бар тырышлыгын, бар көчен сала ул. Аны 1965 елда тәмамлап, кулына тау инженеры дипломы алып Дүртөйле нефть һәм газ чыгару идарәсенә эшкә кайта яшь белгеч.

А.б.         Фәнис Сәлих улының үсеш баскычлары:

  -   нефть һәм газ чыгару буенча оператор, мастер;

  -   өлкән инженер;

  -   гыйльми- тикшеренү лабораториясе начальнигы;

  -   производство булегенең өлкән инженеры;

  -   смена начальнигы;

  -    цех начальнигы урынбасары;

  -    «Белозернефть» берләшмәсендә нефть һәм газ чыгару буенча цех начальнигы;

  -    “Чакмагышнефть” идарәсендә скважиналарны җир асты ремонтлау цехы начальнигы.

А.б.           Сүзне Дүртөйле районы һәм шәһәре хакимияте мәдәният бүлеге начальнигы Гильманов Азамат Хәмитьян улына бирәбез! Рәхим итегез!

А.б.         Шигырьләр белән мавыгуым сигезенче сыйныфта укыганда ук башланды,-дип сөйли Фәнис Сәлих улы. Мәктәп тормышы турында беренче мәкаләләрем район һәм республиканың “Ленинец” гәзитләрендә дә дөнья күрде, ә беренче шигырьләремне чагыштырмача соңрак – нефть институтына укырга кергәч иҗат иттем. Дусларым, еш кына туган көннәр, туйлар яки башка шундый истәлекле вакыйгалар уңаеннан котлаулар язып бирүемне үтенәләр иде.

А.б.       Ә инде “Чакмагышнефть» идарәсендә  эшләгән еллар, бетмәс-төкәнмәс җәмагать эшләре, спорт ярышлары, төрле конкурс-фестивальләр, стена газеталары, сатирик күзәтүләр, “Комсомол прожекторы” битләре чыгарулар, аларны шигырьләр, мәкаләләр белән тулыландырулар шагыйрь күңелендә якты хатирәләр булып саклана. Фәнис Сәлих улы бу эшләрнең барысының да уртасында кайный, бик күп дипломнар, почет грамоталары белән бүләкләнә, лауреат исемнәрен яулый.

А.б.        –Мин үземне шагыйрь дип исәпләмим,минем

өчен шигырьләр – хис-тойгыларымның күңелгә, йөрәгемә сыймаганда “чайпалып” китүе генә... Язуым да рифма-ритм кысаларына кертелгән уй кичерешләрем генә алар. Күпме итагатҗ-тыйнаклык бөркелеп тора бу ихласлыктан!

А.б.       Хөрмәтле шигъри җанлы китап укучылар! Ә без сезгә Фәнис Рәхмәтуллинны Тормышка, Кешеләргә Һәм Мәхәббәткә мәдхия җырлаучы дип әйтсәк һич кенә дә хилафлык булмастыр ! Әйдәгез, бергәләп аның шигырьләрен укып үтик әле.

              “Яшәү үзе бәхет” (19б.)

              “Туган телем” (21б.)

             “Кеше яшьлеген буйлый» (24б.)

     А.б.      Шагыйрьнең һәр язган юлы тормышчан, гади, аңлаешлы, шул ук вакытта тирән уй-хискә ия булулары белән күңелгә, йөрәккә ятышлы; күрәсең бу кичерешләрне, хис-тойгыларны бөтен нечкәлекләре белән чагылдыра белү осталыгы әдипнең фикер йөртү маһирлыгын бәяләүче сыйфатларның берседер.

А.б.      Шунысы да аеруча зур әһәмияткә ия: ул русча да, татарча да шигырьләрне оста, матур, әдәби тел белән менә дигән итеп яза. Ул һәр сүзнең тәмен тоя, һәр образны, һәр чагыштыруны күңелгә кагылырлык итә белә. Һәр шигыренең үз көе, үз моңы булып үзләре үк көй сорап торалар.

                                    Муз.номер. Р.Динәхмәтов .

      А.б.     Ф. Рәхмәтуллинның шигъри дөньясы күп кырлы: Туган як һәм аны саклау, аның кешеләрен данлау тойгысы, мәхәббәт, шәфкать, миһырбанлылык, тугрылык, туган тел темалары зур урын алып тора. Ә инде туган җир, туган авыл, ата йорты темалары бергә тыгыз үрелеп килә.

        А.б.         Авыл урамнарын ямьләп,

                        Чәчәк ата юкәләр.

                        Кайтмыйлар дип, көндә әрләп,

                        Безне картлар көтәләр.

      

 А.б.                 Еллар үткәч, бер кайтырбыз-

                         Бөдрәләнер юкәләр.

                         Тик картларны югалтырбыз-

                         Мәңгелеккә китәрләр.

      

 А.б.                 Дуслар, зинһар, онытмагыз,

                         Туган йортка кайтырга,

                         Вакыт юк, дип тормагыз

                         Коймасын яңартырга.

А.б.      Фәнис Сәлих улы, әниләргә, хатын-кызларга аерым бер наз, җылылык белән карый. Язганнарынын күбесе газиз әниләргә, кадерле хатын-кызларга багышланган.

Шигырь укучы:    “Баш иябез әнкәй алдында”  (8б.)

“Дөрес булыр” (6б.)

Җыр  Альбина Камалова “Әнкәйләр” (М.Морзаханов   муз.Ф.Рәхмәтуллин сүзләре.)Гөлчәһрә Мөдәрисова “Әнкәемә”

А.б.      Шагыйрьнең бәхете нәрсәдә? Илһамлы, канатлы сәгатьләрдә яңа әсәр язганда иҗатчы дөньяда бәлки, иң бәхетле кешеләрнең берсе буладыр. Язганыңны матбугат аша укучыларга барып җитүе дә олы бәхет бит ул. Ә менә синең шигырьләреңне башкаларның яттан сөйләп йөрүе, синең сүзләреңә язылган җырны җырлаганнарын ишетү – шагыйрь өчен шушылардан да зурырак бәхетнең булуы мөмкинме соң?

А.б.      Һәр шигырь дә җыр була алмый, ә инде Фәнис Сәлих улының язмалары шулкадәр хисләргә бай ки, күп композиторлар өчен илһам чыганагына әверелә алар. Композитор Мөдәрис Морзаханов һәм Лариса Вильдановалар язган җырларны Ф.Сираҗетдинова, Ф.Бикбулатов, Р.Динәхметов, Х.Фәрхи,  З.Билалов, Инсаф кебек эстрада йолдызлары Һәм “Булгар кызлары” ансамбльләре башкаруы да күп нәрсә турында сөйли.

А.б.      Ә хәзер сүзне Фәнис Рәхмәтуллинның иҗатташ дусты,  атказанган мәдәният хезмәткәре, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты , җырчы һәм композитор Мөдәрис Әнвәр улы Морзахановка бирәбез.

 А.б.           Хөрмәтле  китап укучы дуслар! Безнең Фәнис абый Иванай мәдәният йортының “Изге ай” халык ансамбленең дә актив әгъзаларының берсе. “Изге ай”лар сүз сезгә ! Рәхим итегез!

А.б.           Хәзер сүзне “Дулкын” шигърият сөючеләр клубы әгъзаларына бирәбез!

А.б.     Бүгенге көндә Фәнис Сәлих улы матур, тату гаилә башлыгы, Эльба Зөбәер кызы өчен ышанычлы, тугры тормыш иптәше, балалары, оныклары өчен барысын да эшләргә әзер торган кайгыртучан әти, картәти.

А.б.     Хөрмәтле Эльба Зөбәер кызы! Бәлки килгән кунакларга, китап укучыларга, Фәнис абыйга сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр!? Сезне дә түргә чакырабыз! Эльба Зөбәер кызы! Фәнис абый тормышта нинди кеше?  Гомумән, аның кебек иҗат кешесенең тормыш иптәше булу  авырмы?

А.б.          Хөрмәтле Фәнис Сәлих улы! Менә без Сезнең белән якыннан танышып та  үттек. Безнең шигърият сөючеләргә  бәлкем үзегез шигырьләрегезне укып ишеттерерсез!       

А.б.      Фәнис абый! Әйткән сүзләрегез, язган шигырьләрегез, җырларыгыз җылы яңгыр кебек безнең сусаган күңелләргә һәрчак сибелеп барып җитсә иде!

А.б.           Сүзне биләмәара китапханәләр системасы директоры Загидуллина Зөләйха Исламовнага бирәбез.          

А.б.              Минем өчен язлар кабат килер,

                     Бозлар ташыр ярсу Иделдә,

                     Ходай миңа яшәү көчен бирер,

                     Гүзәллекне күрәм мин җирдә.             

А.б.              Җир йөзендә яшәү бигрәк матур,

                      Мәшәкатьле , ләкин, тиз үтә.

                     Син ашыкма, вакыт, туктап та тор,

                      Ишетми дә, бара, шул өтә.

А.б.               Минем өчен алсу таңнар атар,

                      Зәңгәр күктә кояш сүрелмәс,

                      Кара урман яшелләнеп шаулар,

                      Күңелемдә хыяллар сүнмәс.

А.б.       Хөрмәтле, Фәнис Сәлих улы! Безнең чакыруыбызны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен барлык китап укучылар исеменнән Сезгә зур рәхмәт әйтәбез! Кайгы-хәсрәтсез гомер юллары насыйп булсын Сезгә!

А.б.    Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын үзегезгә, яңадан-яңа шигырьләрегез белән укучыларны сөендерергә язсын, илһам чишмәләрегез һәрвакыт тулып торсын!

А.б.                 Яшәүдән син бер дә туйма,

                        Хыяллар алдан барсын.

                        Еллар үтә диеп кайгырма,

                        Күңелең картаймасын.         

     

Просмотров: 3575