Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Очрашу

Дүртөйле үзәк китапханәсендә күренекле язучылар, танылган шагыйрьләр белән очрашулар үтеп кенә тора. Узган атнада Дүртөйле үзәк китапханәсенең уку залында Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева белән “Ак чәчәкләр төсле булсак иде...” исемле очрашу кичәсе булып үтте. Үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган А.Әхмәтгалиеваның иҗаты күпләргә таныш. Хатын-кызның хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, кеше язмышы, сагыш-әрнүләре чагылдырылган “Таллыкүлдә былбыл бар”, “Мин гашыйк булдым”, “Синең өчен яшим”, “Сагынган чакларымда”, “Баланнарда бал тәме” китапларын укучылар бик яратып укый. Очрашуда Айгөл Габдулла кызы үзенең ижат җимешләрен барлады: әле яңа гына "табадан төшкән" гаҗәеп матур мәхәббәт турында “Ак читек”, миллионнарча тамашачы күңелен татар җыры белән юаткан җырчыбызга багышланган “Хәния” китаплары белән әдәбият сөючеләрне таныштырып үтте. 
Кичәдә дүртөйлеләргә яхшы таныш булган, республикабызның “Кызыл таң” газетасының үз хәбәрчесе, “Өй ашлары”, “Хуҗабикә”, “Домашние рецепты” китаплары авторы Венера Мәҗитова да катнашып, китап укучыларны популяр язучылар Г. Галимуллинаның “Алтын ачкыч”, “Күгәрчен оя корганда”, “Тау җылысы”, "Ай күлгә сыенганда”, А.Баймөхәмәтовның “Калдырма , әнкәй!” китапларын тәкъдим итте.Очрашу укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды.