Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Проба пера

Сезнең игътибарга -

Зилә Мөхәммәтова

 

Уян, халкым!

И,халкым! Ни булды сиңа?

Ник болай түбән төштең.

Бик авыр язмыш боздымы,

Кайдан бу читен хәлең?

Кайдан бу шәрә кызларың?

Кайдан бу исерек ирләр?

Кайдан бу ятим балалар?

Кайдан бу ямьсез чирләр?!

Бар иде бит горур чагың,

Тукаең, Туфаннарың.

Нәҗмиләрең, Мостайларың.

Уян,күтәрел, халкым!

Уян, халкым! Аңыңа кил,

Исеңә төшер горурлык.

Мәңге бөек, аңлы бул син,

Гомер ит сокланырлык.

Дүртөйле район гәзите "Юлдаш"ка

Күктән кояш елмая,

Әллә инде май килгән?

Ни булган бу дөньда?!

"Юлдаш"ка 80 тулган!

Кешеләр сөенешә,

Дөньяда ниләр булган?

Туган көн бүген,туган көн!

"Юлдаш"ка 80 тулган!

Кар урынына гөлләр ява,

Елмаюлар, көлүләр!

Нинди шатлык бүген, нинди?

"Юлдаш"ка 80 тулган!

Укуда юлдаш, гаиләдә,

Эштә юлдаш, ялда да.

Үзе уңган,үзе яшь,

Нибары 80 аңа!

Артта калмый, гел янәшә,

Алга әйди, ярдәмләшә.

Кулга-кул тотынышып –

"Юлдаш"ыбыз мең яшә!

Шәҗәрә бәйрәме

Шәҗәрә бәйрәме бездә

 Әнә кайта кунаклар –

Үз канын таный туганнар,

Монда алар якыннар

Шәҗәрә бәйрәме бездә:

"Әйдә, түрдән уз, туган!

Сөйлә яшәешеңне син –

Син монда үз, безнең кан".

Өч туганмы, дүрт туганмы,

Син бит безнең нәселдән.

Кадерле сез, югалмагыз,

Барысын да белеп кал.

Сагыныштык, сөенештек,

Килештек, сөйләштек тә,

Күпмегә бит баеганбыз –

Үзебезне белдек тә.

Бабайларны искә алдык –

Баһадирлар булганнар.

Безнең әбиләр иң уңган,

Нәселебездә юк туңган.

Илне саклап дошманнардан

Безнең өчен кан койган...

Читтә башларын салганнар –

Аларны син онытма.

Күңелгә исемен язып,

Кем икәнен ятлыйбыз,

Синең, минем картәтиләр,

Мәңге дә онытмыйбыз.

Уртак туганнар саклаган

Нәселебез сафлыгын –

Таптатмагыз, тапламагыз

Уртак канны саклагыз!

***

Шагыйрь күңеле нечкә була,

Нечкә булса да - сынмый.

Шагыйрь күңеле чыдамлы ул

Ни булса - шуңа чыдый...

Шагыйрь күңеле киң ул,зур ул,

Үзенә барын да җыя.

Кайчагында тулышып китә,

Ярларыннан ургыла.

Шагыйрь бит ул - йөрәкле ул,

Йөрәгенә күп сыя.

Шагыйрь дигән кеше чыдый,

Чыда, энекәш, чыда!

***

Сары яфракларын коя

Ап-ак каен көз көне.

Ак чигәләреңне сыйпап:

"Сөеклем", - дидем сине.

Сөеклем”, -нинди матур сүз..

Ә чәчләр бит агарган.

Йөзләрне җыерчык баскан,

Ә йөрәк - картаймаган.

Ә йөрәк мәңге яшь, дәртле,

Шашып ашкына,тибә:

"Кадерлем", - дип тә әйтәсе,

Назланасы да килә.

Ике ялгызлык очрашты

Сап-сары алтын көздә...

Ашыкма әле, алтын көз

Бу сихри төшне өзмә!

* * *

Хәтерлим мин яшьлегемне

Бәхет тулы, якты көнемне.

Еракта калды ярсулы язым

Елыйммы хәзер, көлимме?!

* * *

Ялгызлыкның да рәхәте бар икән,

Өйдә көтми сине беркем дә.

"Кайда йөрдең? Ниләр күрдең?" –

Диеп, сорау алучы да юк өйдә.

Фәнисәгә мәдхия!

55 яшь - күпмени ул?!

Ике бишле генә ул!

Фәнисәкәй! Мәңге яшь бул!

Син безгә кирәксең шул!

Сәламәтлек телибез без,

Сөенечләр телибез!

Гомерендә шатлык булсын,

Кояшлы булсын һәр көн!

Синдәй ягымлы, акыллы,

Синдәй юмарт кеше юк.

Ышанучан, ышанычлы,

Дусларың бихисап күп!

Үзең дә яхшы дус син,

Гомерең матур үтсен!

Мәңге шулай бул яшь - матур,

Мәңге бул бәхетле син!

Уңганлыгың, дәртлелегең

Кимемәсен мәңгегә!

Дөньяңны дөбердәтеп көт,

Учакларың сүндермә!

Анаңның ышанычы син,

Сөекле таянычы.

Бер-берегезгә ярдәмләшеп

Яшәгез аерылмыйча.

Улларыңны үстердең син,

Гел яхшыга өндәдең!

Закирың сиңа ярдәмче

Үсеп җитте - сизмәдең.

"Әнкәем", - дип кенә тора,

Ярдәмчел, таянычың!

Оныкларың үсеп килә

Өчәү булдылар - лачын!

Гомерең бәхетле булсын!

Бәхетең - гел гомерле!

Мәңге яшә, исән-сау бул!

Куандыр гел-гел безне!

Табыннарың мул булсын гел,

Өең нурланып торсын!

Озын гомер, тазалыклар

Сиңа гел юлдаш булсын!

Ашыктым

Ник ашыктым?!

Бигрәк ашыктым шул..

Җитешә алмам диеп уйладым.

Алтын көздә сине очраттым да,

Шул ук көздә инде югалттым.

Ашыгып -шашып сөйдем-

Яраттым мин –

Җитешә алмам диеп уйладым.

Син дә мине яраткандай идең,

Әллә чынлап, әллә уйнадың?

Курыктың бугай, ярсу мәхәббәттән?.

Тыныч тормышыңны сайладың.

Җитешә алмам диеп уйладым да,

Соңга калганымны аңладым...

Көз - көз инде... Гомер көзе дә бит

Кайчагында шулай алдата, -

Кояшлы аяз көн каршы ала,

Елак яңгырлысы озата...

Адашкан сукмаклар

Син - минеке, мин - синеке түгел.

Ник болай  адашты язмышлар.

Аяз, матур иде зәңгәр күк,

Аерылды безнең сукмаклар.,,

Сукмаклар адашты,аерылды,

Болыт басты аяз күгемне.

Сукмаклар күздән югалды,

Инде анда беркем күренми.

Кем гаепле? Нигә болай соң?

Синме, минме яза^атладык?

Син - аныкы, мин башканыкы,

Нигә йөрәккә юл тапмадык?

Сукмаклардан эзләр эзлимен,

Икебезнең сызган эзләрне.

Үкенечле, юлларыбыз төрле,

Адаштырды ниләр соң безне?!

Юксынам сине

(җыр)

Кайтып-китеп йөрүләрең

Инде ялкытты мине.

Бөтенләйгә кайтырсың дип,

Өзелеп көтәм сине.

Кушымта:

Бакчаларда сандугачлар

Өзелеп сайрый көн дә.

Юксынам сине, сагынам,

Өннәрем дә, төшемдә.

Безнең ишләр парлыланды,

Инде сабый көтәләр.

Синең серле карашларың,

Йөрәгемне өтәләр.

Кушымта.

Нигә без дә кавышмыйбыз?

Нигә ялгыз йөрибез?

Кайтып-китеп йөрүләрне

Нигә без бетермибез?!

Кушымта.

Сынадык инде, сынадык

Син дә мине, мин -сине.

Барысы да белә инде

Мин сине сөюемне.

Син - мине, мин - сине

Икебезнең сөюне.