Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Мостафина Р. Салып дуслык күперләре

Категория: Пишут о нас

Дүртөйле районы Иске Уртай авыл китапханәсендә 2015 елдан бирле бик матур һәм үзенчәлекле "Умырзая" клубы эшләп килә.

Бу клубныңәгьзалары — Иске Баеш һәм Иске Уртай авылларында яшәп, эшләп хаклы ялга чыккан апалар. Клубның житәкчесе китапханәче Тахаутдинова Резеда Рәшит кызы һәр очрашуны кызыклы, фәһемле итеп оештырырга тырыша. Нәрсә генә эшләмиләр монда апалар: бәйләм бәйләү, чигү чигу серләренә төшенү дисеңме, тәмле ризык әзерләү рецептлары белән бүлешү, файдалы киңәшләр бирешү дисеңме. Тәмле-тәмле ризыклар белән тулы табын артында гәпләшеп чәй эчүләр бигрәк тә якынайта.

Күптән түгел Көшел авылының "Асылташ" һәм Йосып авылыннан килгән "Ахирәтләр" клубы белән очрашты. Чара уеннар, матур шигырьләр, жырлар белән үрелеп барды.

Кунаклар буш кул белән килми инде: күперелеп торган ак күмәч, матур итеп катырылган баллы чәк-чәк, апаларнын, үз куллары белән чигелгән паннолар һәр кемнең күңеленә хуш килде. Истәлеккә дип бүләк ителгән сәгать тә янә очрашачак вакытны санап торырга сүз биреп биек урынга кунаклады. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, "Умырзая"лар да буш итмәде: кунакларга истәлеккә савытлы тере гөлләр бүләк итте.

Бу очрашуда Дүртөйле районының өч авылы арасында дуслык күпере салынды. Бу күпер тагын да зурайсын, башка авыллар белән дә бәйләнеш булдырыйк дигән теләктә кунакларыбыз кайтыр юлга чыкты.

Дус булыйк, бердәм булыйк, ижат чишмәләребез челтерәп торсын!

Просмотров: 107