Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Саматов Р. Үрләргә күңелем гашыйк

Категория: Пишут о нас

Дүртөйле районында данлы якташыбыз, фронтовик-шагыйрь Зыя Мансурның тууына 100 ел тулу киң билгеләп үтелде. Шагыйрьнең туган төбәгендә — Чишмә авылы мәдәният йортында модельле китапханәнең баш китапханәчесе Илвера Исхакова ты­рышлыгы белән әзерләнгән, "Туган якка гашыйк шагыйрь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Яшь буынны Зыя Мансурның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштыру, аның үлемсез исемен халык хәтерендә мәңгеләштерү — чараның төп максатына әверелде. Кичәгә Дүртөйледән кунаклар — район Мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе, язучы, шагыйрь, драматург Мөдәрис Мөсифуллин, биләмәара китапханәләр системасы дирек­торы Зөләйха Заһидуллина, шагыйрьнең кан кардәшләре Рина Шәфиева, Ирина Латыйпова һәм башкалар чакырылды.

...Талгын гына көй агыла. Сәхнәдәге зур экранда туган ягына дан җырлаучы шагыйрьнең порт­реты пәйда була. Әдәби-музыкаль кичәне алып баручылар тамашачы­ларны ихлас сәламләгәннән соң, бәрәкәтле Чишмә җиренең атаклы шәхесләрен хөрмәт белән ибкә алып, Зыя Мансурның тормыш юлы белән таныштырып уздылар. Аннары шагыйрьнең күпкырлы иҗатына күзәтү ясалды, якташларына язы­лган тирән эчтәлекле хатлары укыл­ды. Зәнфирә Даниева, Роза Бакирова, Гөлшат Камалтдинова, Зилә кмехәммәтова, Аделина Казыйханова, Ирина Чернышева, Азалия Фәтхлисламова, Таңсылу Саматова, Динә Ханова, Дилнар Фәррахов, Алина Саматова, Таңсылу Габдрах-манова, Байрас Килмәтов, Аделина Хаҗиева һәм Рәфил Саматов аның ут эчендә, карлы, бозлы, тузанлы окопларда һәм сугыштан соңгы ты­ныч тормышта иҗат ителгән, туган җиргә ихлас мәхәббәт белән суга­рылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. "Җанчишмә" клубы әгъзалары — урындагы мәктәп укучылары Зыя Мансурның "Озын колак баласы Елак-Мылак" әкиятен сәхнәләштерде. Автор сүзләренә язылган җырларны һәм шагыйрь кайчандыр үзе яратып тыңлаган ха­лык җырларын "Ак чишмә" халык фольклор коллективы һәм һәвәскәр җырчылар Гөлзифа Кашапова белән Нәфисә Акмөхәммәтова мәдәни оештыручы Рәзинә Сабитованың серле гармун көенә кушылып, моңлы итеп башкарды. "Энҗеләр" бию кол­лективы тамашачыга төрле милләт биюләрен бүләк итте..

Арытаба сүз кичә кунагы — шагыйрьнең Агыйдел шәһәрендә яшәүче туганы Рина Шәфиевага би­релде. Ул үзенең әнисе, Зыя Мансурның бертуган сеңлесе Нәфисә апа Җиһангированың эшен дәвам итеп, Мансуровлар нәселе шәҗәрәсен төзүе, туганнары белән элемтә булдырып, ихлас аралашып яшәүләре турында сөйләде. Чара Рина Сафа кызының күңелендә бик матур тәэссоратлар калдырды. Күренекле абыйсының иҗаты ярдәмендә туган авылында мәдә­ниятнең югары баскычка күтәрелүе, якташларының шагыйрьнең шигырь­ләрен саф татар телендә хис-тойгылар белән укуы, Зыя Мансур сүзләренә язылган "Яшьлек" җырын гаҗәеп оста башкаруы һәм традицияләрнең саклануы, әлбәттә, таң калдырган аны.

Чара ахырында район үзәгеннән килгән кунаклар сүз алды. Мөдәрис Гайнелгыйлем улы үз чыгышында әлеге әдәби-музыкаль кичәне оеш­тыручыларга һәм анда актив кат­нашучыларга зур рәхмәт белдерде. Зыя Мансур шигырьләрен өлкәннәр дә, балалар да бердәй яратып укый икән, димәк, аның иҗаты үлемсез дигән нәтиҗә ясады ул. Зөләйха Ислам кызы исә кайчандыр туган ягыбызда яшәп, бай әдәби мирас калдырган әдипләрнең иҗатын про­пагандалауда китапханәләрнең роле зур булуын ассызыклап үтте, киләчәктә дә мондый эшчәнлекне дәвам итәчәгенә ышандырды.

Район үзәк китапханәсендә дә, якты, иркен уку залында хезмәт­кәрләр Зөлфә Хисмәтуллина, Зәлфия Сәетова һәм Гөлнара Хәмәтхуҗина тарафыннан оешты­рылган, Зыя Мансурның тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Үрләргә күзем текәлгән, үрләргә күңелем гашыйк" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда рай­он җәмәгатьчелеге, "Дулкын" әдәби-иҗат клубы, "Әллүки" вокаль ан­самбле, "Раушан" клубы әгъзалары, район Мәдәният сараеның һәвәскәр артистлары, шәһәр мәктәпләре укучылары, шагыйрьнең авылдаш­лары һәм туганнары катнашты. Кичәдә Зыя Мансурны хөрмәт белән искә алдылар, тормыш һәм иҗат юлын барладылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны кинәнеп башкардылар.

Шагыйрьне кайчандыр үзе күреп белгән, югары уку йортында бер дәвердә һөнәри белем алган за­мандашы Рәсүлә апа Галәветдинованың чыгышы тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Аның сөйләве буенча, Зыя Мансур үз иленең чын патриоты һәм батыр йөрәкле фронтовик-шагыйрь генә түгел, якташ­лары өчен җан атучы, ул дәвердә бик ерак тоелган Татарстан башка­ласы Казан шәһәренә бару өчен яшьләргә юл ачучы да булган.

"Дулкын" әдәби-иҗат берләш­мәсе рәисе Зилә Мөхәммәтова Зыя Мансурны үз иленең чын патриоты дип атады. Халыкның көче армия, танклар, самолетлар һәм бомбалар белән үлчәнми, аның куәте Ватаныбызның данлы уллары һәм кызларының эшчәнлегенә, иҗатына нигезләнгән рухи байлык, туган җиребезнең гүзәллеге белән бәяләнә, дип йомгаклады сүзен Зилә Хәкимҗан кызы.

Чараның мәртәбәле кунагы — шагыйрьнең бүгенге көндә Борай районы.Борай авылында гомер кичерүче туганы Наилә апа Дәүләтгәрәева хатирәләре белән уртаклашып, данлыклы абыйла­рының кешелекле, кечелекле булуы турында бәян итте. Зыя Мансур шигырьләрен Татарстан китап нәшриятында урыс телендә дөнья күрәчәген әйтте.

Туган якка гашыйк шагыйрь Зыя Мансурның тууына 100 ел тулуга багышланган тирән эчтәлекле ча­ралар районда югары дәрәҗәдә узды, тамашачылар һәм анда кат­нашучылар күңелендә матур тәэссоратлар калдырды.

Просмотров: 380