Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Юлъякшина А. Президент китапханәсе төбәкләрне берләштерә

Категория: Пишут о нас

Китапханәләр заман белән бергә ат­лый. Алар бүген — мәгълүмат ярдәм бирүче, дәүләт һәм иҗтимагый әһәмияткә ия купфункцияле үзәк.

Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Борис Ельцин исемендәге Пре­зидент китапханәсенең мәгълүмат ресурс­ларыннан файдалануга рөхсәт бирүче Башкортстандагы үзәге ачылды.

Бүген Русиянең 70 төбәгендә 170тән ар­тык шундый үзәк һәм электрон уку залы ачылган. Русия субъектлары белән хезмәттәшлек итү турында күпсанлы килешүләр төзелгән. Башкортстан Хөкүмәте белән мондый килешүгә быел сентябрьдә кул куелган.

Төбәк үзәкләре ярдәмендә ил халкы Русиянең тарихи һәм мәдәни мирасы белән санлы форматта таныша ала. Президент китапханәсендә 500 меңнән артык уникаль электрон документ саклана. Алар арасында басма китаплар һәм вакытлы матбугат, рәсми документлар, кулъязмалар, диссертацияләрнең авторефератлары, до­кументаль фильмнар, фотографияләр, Ру­сия дәүләтчелеге тарихы, дәүләт теле бу­ларак урыс теле мәсьәләләре буенча аудио һәм видеоязмалар сакланаБиредә сакланучы  50дән артык төбәк коллекциясе илнең төрле территорияләренең тарихи һәм мәдәни үсешен тасвирлый.

Тантанага җыелучыларны мәдәният ми­нистры Әминә Шәфыйкова сәламләде. Ул бүгенге китапханәнең аралашу, күпмәгълүмат белән танышу урыны булуын ассызыклады.

— Якын киләчәктә безнең барлык му­ниципаль предприятиеләр дә Президент китапханәсенең ресурслары белән актив файдалана башлар, дип уйлыйм. Беренче чиратта, Борис Ельцин исемендәге Прези­дент китапханәсенең генеральный дирек­торы Александр Вершининга рәхмәт белдерәсе килә, — диде министр.

Тантанага килгән Санкт-Петербургтан Президент китапханәсенең мәгълүмати ре­сурслары буенча директоры Елена Жабкс Башкортстанда ачылган үзәкнең уңайлылык яктылык, контент ягыннан иң яхшылар исәбендә булуын әйтте һәм Әминә Ивнс кызына китапханәнең мактаулы медален тапшырды.

Чара кысаларында китап эшенә зур өлеш керткән өчен район һәм шәһәр хакимиятләре, республиканың мәдәнияп һәм нәшрият хезмәткәрләре бүләкләнде Мәдәният министры Милли китапханәнең директоры Айгөл Моратовага, Милли әдәби музей директоры Гөлдәр Моратовага Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Морзагалинга, Учалы районы хакимияте башлыгы урынбасары Зөһрә Гордиенкога, "Бельские просторы” журналының баш мөхәррире Юрий Горюхинга, "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка, "Башкортостан” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Лариса Абдуллинага һәм "Букинист" кибете җитәкчесе Виктор Лязинга бүләк тапшырды. Шул ук көнне "Иң яхшы китапханәче" республика конкурсында җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр. Гран при Нефтекама шәһәре үзәк китапханәсенең җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр өчен җавап бирүче белгеч Зөһрә Ганиевага бирелде.

Просмотров: 259