Халикова Л. “Бердәм булыйк, тату яшик”

Категория: Пишут о нас

Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та.

Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер безнең туган җиребез.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү күңелле дә,

Гөрләп бара һәрбер эшең дә.

Иске Яндыз авыл биләмәсе Дүртөйле районының иң гүзәл җирләренең берсендә урнашкан.

Туган төбәгебез - күпмилләтле төбәк. Ун авылны берләштергән безнең авыл биләмәсендә төрле милләт вәкилләре яши. Алар тату бер гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмөт итеп, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.

Шуңа да Иске Яндыз авыл биләмәсе үзешчән сәнгать осталары район смотрына әзерләгән мәдәни чараның "Бердәм булыйк, тату яшик” дип аталуы табигый хәл.

Мәдәният   йорты фойесында кул эшләре, милли аш-су осталарының бай күргәзмәсе оешты­рылды. Әкәнәй авылында яшәүче пенсионер апалар - Хәсәнова Рәшидә, Насибуллина Флүзә, Бикмәтова Илүсә - чиккән, бәйләгән кул эшләре күзявын алып торды. Иске Яндыз авылыннан Мусина Сәрия бәйләгән әйберләр, Вәлиева Айсылуның кәгазьдән ясалган аппликацияләре, панно­лары, туку скульптурасы бар кешенең күңеленә хуш килде. Казы-Ялдәк авылыннан Латыйпова Филарида, Кадырова Тәслимә, Закирҗанова Иринаның бисердан, төсле тасмалардан ясалган эшләре беркемне дә битараф калдырмады. Яңа Ишмәт авылыннан — Гайнелгилимова Лиза, Каеш авылыннан — Хөснетдинова Альбина, Бәйгелде авылыннан — Валишина Галина, Чалаева Валентинаның кул эшләре дә күргәзмәгә матурлык өстәде. Оешмалар арасында авыл хакимияте хезмәткәрләре, "Алтын башак” балалар бакчасы, Иске Яндыз урта гомуми белем бирү мәктәбе, почта бүлеге, амбулатория эшчәннәре әзерләгән күргәзмәләр килгән халык арасында зур кызыксыну уятты.

Иске Яндыз мәдәният йортының; гармунчылар ансамбле чыгышы.

Яндыз халкы җир җимертеп эшли дә, матур итеп күңел дә ача белә. Авылның мәдәният учагы гөрләп тора, аның эшен бик күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Халыкларны берләшүгә этәрүче тирән мәгънәле ике сәгатьлек концерт бер сулышта үтеп тә китте. Йөзгә якын кеше катнашкан бу чарада пенсионерлар, колхозчылар, укытучылар, медицина хезмәт­кәрләре, укучылар, студентлар, мәдәният хезмәткәрләре бар иде. Концертны милли киемнәр кигән дүрт алып баручы башкорт, рус, мари һәм татар телләрендә ачып җибәрделәр. Алар туган җиребез, аның гүзәллеге, халыклар татулыгы турында сөйләделәр. Нәфис сүз осталары Гөлнур Шәңгәрәева һәм Айсылу Вәлиеваның патриотик рухтагы шигырьләрен тамашачылар ихлас кабул итте.

Смотрда ветераннарның "Ак каен", "Чагылтау”, "Дулкын", "Сәфәр" балалар вокаль ан­самбльләре, "Ләйсән" вокаль квар­теты,  Бәйгелде авылының "Эрвэл" фольклор ансамбле чыгышлары төрле халыкларның йола- гадәтләрен чагылдырды.

Иске Яндыз мәдәният йортының гармунчылар ансамбле халык көйләрен башкарып һәрвакыттагыча тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

Концерт программасы югары зәвык белән, тирән тәрбияви мәгънәле итеп әзерләнгән иде. Җырчы сандугачлар — Алсу Ишмакаева, Ләйлә Мөхолова, Гөлназ Әхмәдиева, Айгөл Гыйлметдинова, Илүсә Бикмәтова, Алия Гыйзитдинова,  Лиана Идрисова, талантлы егетләр — Рөстәм Гәрәев, Марсель Сәрвәров, Айнур Баһаутдинов һәм Марсель Хәйруллин башкаруындагы чыгыш­лары тамашачылар күңеленә хуш килде. Ә инде Илина Әмирова белән Фәния Гәрәеваның тыпырдатып биюләре йөрәкләрне җилкендереп, күңелгә дәрт өстәде.

Тамаша һәркемдә җылы тәэсоратлар калдырып бер тында узып та китте. Халкыбыз ифрат моңлы, талантлы икән лә!

Шушы милли традицияләрне сакларга, аларны тагы да үстерергә кирәк безгә.

Просмотров: 675