Уроки по Joomla 3 можно найти здесь: http://joomla3x.ru/
Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Без кабызган утлар

Бүген Дүртөйле үзәк китапханәсенең уку залында Русия Федерациясе Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, 12 китап авторы, Русия Федерациясең почетлы нефтьчесе Ренат Нуретдинов, “Без кабызган утлар” клубын оештыручысы М.Әмирова, 1996-2000 елларда клуб җитәкчесе булып эшләгән Н. Мифтахетдиновлар авторлыгында “Без кабызган утлар” китабын тәкъдим итү кичәсе булып үтте. Китап үз эченэ бик күп мәгълүмәт туплаган , “Клубның тарих башы”, “Клуб коллективы”, “Мәрфуга”, “Н.Мифтахетдинов эрасы”, ”Гөлчәһрә”, “Үткән юлга күз салыйк”, “Клубның бүгенге көне” һ.б. шундый 15 бүлекне үз эченә алган. Кичә “Әллүки”, “Без кабызган утлар” клублары башкаруында җыр-биюләр белән үрелеп барды.