Уроки по Joomla 3 можно найти здесь: http://joomla3x.ru/
Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Виртуальное путешествие

Категория: Новости

27 март – Халыкара Театр көнендә, үзәк китапханәдә “Тарих театрның бусагасыннан башлана...” дип аталган виртуаль сәяхәт узды. М.Гафури исемендәге театрның тарихы, иң беренче оештыручысы, бик танылган актер, режиссер Вәлиулла Мортазин – Иманский , анда хезмәт иткән иң беренче данлыклы артистлар турында алып баручылар килгән кунакларга тирәнтен сөйләп үттеләр. Кичәне спектакльләрдән өзекләр, фото-видеопрезентацияләр бизәде. “Театр яши, ул – үлемсез!!!” дигән китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. Дүртөйле инвалидлар оешмасыннан килгән кунаклар өчен бу сәяхәт бик ошады, уңай тәэсир итте, чөнки театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә.

 

Просмотров: 163