Уроки по Joomla 3 можно найти здесь: http://joomla3x.ru/
Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Галлямов Ф. Җырның булмый соңлаганы...

Категория: Пишут о нас

Җырның булмый соңлаганы...

Дүртөйледә шулай дип аталган җыентыкның исем туе узды.

Шушы көннәрдә Дүртөйле рай­он үзәгендә әдәби-мәдәни тамаша үтте. Әдәбиятыбызга, мәдәнияте­безгә битараф булмаган яше-кар­ты күңелле чарага җыелды.

Күпкырлы бәйрәм программасының беренче өлеше үзәкләштерелгән район китапханәсендә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, якташыбыз Фәния Габидуллина авторлыгында урыс, баш­корт һәм татар телләрендә басылып чыккан “Җырның булмый соңлаганы...” китабын тамашачыларга тәкъдим итү кичәсе белән башланып китте.

Бу уникаль җыентыкта башкорт һәм татар шагыйрьләренең Башкорт- станның халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләре, поэмалары тупланган. Анда райо­ныбызның үзешчән шагыйрьләренең әсәрләре дә урын алган.

"Наҗар Нәҗми иҗаты әле киләчәктә дә әдәбиятчылар тарафыннан өй-рәнелер, һәр буын  аны узенчә аңлый, кәпкырлы серле якларын ачып, әсәрләрен аңа багышлый, чөнки бөек шагыйрьнең асылын тулысынча ачып бетерерлек  түгел, ул - үзе бер дөнья", - дип тәэссоратлары белән уртак­лашты шагыйрь Ирек Киньябулатов.

"Татар-башкорт әдәбиятында шул­кадәр багышлаулар язылып, аларның бер җыентыкта чыгуы бик сөенечле хәл, - дип дәвам итте халык шагыйре Кадим Аралбаев. - Бу олы хезмәте өчен авторга чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Олуг шагыйрьнең иҗаты,, бөеклеге, кабатланмаслыгы турында мәдхия җырлау якташларына гына түгел, һәммәбезгә дә бик кадерле!”.

Яраткан актрисабыз Илсөяр Газетдинова: "Төрле басмаларда чәчелеп яткан шигырьләрне ничек эзләп табуы, шуңа түземлеге, үҗәтлеге җитүе сок­ландыра. Фәния Габидуллина басманы әзерләүдә гаять зур һәм катлаулы тикшеренү эшләре башкарган", - дип ассызыклады.

Фәния Равил кызы авторларның Наҗар Нәҗми турында язган әсәрләре белән таныштыру гына түгел, аларның бөек шагыйрьнең иҗатына булган ка­рашын, бүгенге милли әдәбиятыбызга салган бөһалөп бетергесез өлешен та­гын да бер кабат билгеләп үтүне үз алдына төп максат итеп куйган. Шун­лыктан әлеге хезмәтнең, әдәбият, шигъ­рият белән кызыксынган киңкатлам укучыларга тәгаенләнеп, укучылар, укытучылар, студентлар, китапханәче­ләрнең өстәл китабына әвереләчәгенә шик юк.

Чарада катнашучылар Фәния Га­бидуллина әлеге җыентыгы өчен районыбызның Наҗар Нәҗми пре­миясенә лаек дигән фикер әйтте.

Күңелле чара район  Мәдәният са­раенда дәвам итте. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдә район һәм республика әдәби бәйгеләрендә җиңү яулаган укучы яшь талантлар үзләре язган шигырьләрен укып ишеттерде.

Районыбызда күптән оештырылган "Дулкын" әдәби-иҗат берләшмәсе дә милли әдәбиятыбызга лаеклы өлеш кертә. Төрле өлкәдә хезмәт салган шагыйрьләрне, прозаикларны әдәбият­ка булган караш, мәхәббәт берләштерә. Былтыр якташларыбызның дистәгә якын китабы нәшер ителгән. Район, республика күләмендә үткәрелгән әдәби-мәдәни чараларда "дулкынчы­лар" уңышларга ирешә. Бүгенге чарада да алар шигырьләрен укып ишеттерде. Ел йомгаклары буенча иҗади уңышлары өчен аларга бүләкләр тап­шырылды.

Район хакимияте, мәдәният хез­мәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә әзерләнгән бай, файдалы һәм фәһемлә әдәби-мәдәни чара программасы әдәбият, сәнгать сөючеләрнөң күңеленә хуш килде.

Просмотров: 458