Уроки по Joomla 3 можно найти здесь: http://joomla3x.ru/
Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Галлямов Ф. Күңелләрне яктыртты Шаехзадә рухы

Категория: Пишут о нас

Күптән түгел Әсән авылында татар-башкорт әдәбиятының классигы Шәехзадә Бабичның тууына 121 ел тулуга багышлап үткәрелгән  мәдәни-әдәби чарада районыбызның җәмәгатьчелеге, шагырьнең иҗатын сөючеләр, авылдашлары, мәктәп укытучылары, укучылар җыелды.

Чараны ачып, шагыйрьнең һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар, аннары “Өмет” мәчетендә Бабичның рухына багышлап догалар укылды.

Кичә Республика милли-әдәби музееның филиалы булган Ш.Бабич исемендәге музейда дәвам итте.

Кунаклар   алдында котлау сүзе белән Әсән авыл хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады.

Чараны дәвам итеп авыл яшьләре белән мәктәп укучылары берлегендә әзерләнгән борынгы авылның үзенчәлекләрен тасвирлап "Кичке уен" дип аталган әдәби-театраль күренеш күрсәтелде. Бабичның шигырьләрен дә оста итеп укып ишеттерделәр. “Сердәшләр" фольклор вокаль ансамбленең татар халык җырын моңлы итеп башкаруы да күңелләргә хуш килде.

Барысы өчен дә шәһри Казаннан һәм Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар: ТР Министрлар Кабинеты Аппараты янындагы  халыклар телләре үсеше секторының мөдире, язучы, шагыйрь, әдәбиятчы Галимҗан Гыйльманов, БР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Фәния Габидуллина, Наҗар Нәҗми премиясе лауреаты, танылган җырчы Радик Динәхмәтовның чыгышлары бик күңелле булды. Әйтергә кирәк, алар өчесе дә Шәехзадә Бабичның ялкынлы рухы белән сугарылган Әсән авылында туып-үскән талант ияләре һәм Ганс Хакимов тарафыннан булдырылган данлыклы     авылдашлары исемендәге премиянең беренче лауреатлары.

Радик Динәхмәтов Шәехзадә Бабичның “Мандолина” исемле шигыренә композитор Нур Даутовның ни рәвешле көй язуын сөйләп, соңыннан җырны югары профессиональ дәрәҗәдә башкарып, тыңлаучыларның ихтирамын яулады.

Галимҗан Гыйльманов үз чиратында шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Язучы бүген Бабич турында тарихи-документаль роман өстендә эшли икән һәм якын киләчәктә аны китап сөючеләргә, якташларына тәкъдим итмәкче.

Мәдәният идарәлеге начальнигы Азамат Гыйльманов үткән чараның зур әһәмияткә ия булуын бил­геләде. Чыгышын йомгаклап ул агымдагы елның язында җимеш бакчасы утыртып яки сквер бүлеп, Шәехзадә Бабич исеме бирергә дигән тәкъдим ясады. Аның ялкынлы эш башын чарада катнашучылар хуплап каршы алды һәм булдыра алганча матди яки финанс яклап ярдәм күрсәтергә әзер икәнлекләрен белгертеп ризалаштылар.

Просмотров: 280